27.06.2019

Яшькэ Котлау Сузлэре

18 яшькэ котлау шигыре., 18:21. Туган конен котлы булсын дустым!!! 1)Туган конен котлы булсын синен Минем телэк бары шул гына Бу кон синен якты килэчэген Булып калсын гомер-гомергэ 2)Синен буген гомер бэйрэменэ Жыелдылар дуслар,туганнар. Бэхет-шатлык юлдаш булсын сина, Алда эле синен яшэр коннэр. 3)Шулай матур,колэч йозле булып, Син кал шулай гомер-гомергэ. 18 яшь тормыш башы булып, Кереп калган кеше кунеленэ.

  1. Feb 10, 2013 - Котлау - Газиз эниебезгэ 52 яшь [ 4:36 ]. Котлау - Котлау [ 9:30 ]. Dreamer - Котлау сузлэре [ 2:59 ]. Котлау - Газиз эниебезгэ 55 яшь [ 6:17 ].
  2. 50 яшь котлау) - раиса мальцева) (добавить в избранное) 14:50.
  3. Тег: туган кон бн котлау сузлэре. Туган кон бн котлау сузлэре.

Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез. Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын.

Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык - саулык, тик бәхет кенә алып килсен. Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен!.

Тормыш итү дуслар җиңел түгел Тормыш сукмаклары бормалы Саф йөрәкләр бергә типкән чакта Җиңелмәслек җирдә юл бармы?! Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдә Чәчәк атсын бәхет гөлләре. Картайгач та сагынып искә алыйк Шатлык белән үткән көннәрне. Тормышыгыз сезнең матур булсын Тигез булсын барыр юллар да Тормыш юлыгызның дәвамы да Ошасын иде шушы туйларга! Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.

Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.

Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән! Илленче көз сезнең бусагада Илленчесе, түгел йөзенче Узсын әйдә, картайсыннар еллар Картайтмагыз бары күңелеңне. Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә Янып торсын җәйге учактай Саулык, байлык, күп шатлыклар Чиксез булсын язгы офыктай.

(Котлыйсы кеше исеменең (бу очракта – Расих) нәрсә аңлатканына корылып язылган котлау сүзләре. Шуңа күрә, башка исемле кешегә әйтелсә, исеменә карап, бераз үзгәртергә яки төзәтергә кирәк.) Татар халкындагы бер мәкаль, Расих абый, нәкъ сезнең хакта әйтелгән шикелле: «Исеме җисеменә туры килгән». Расих исеме төпле, җитди, чыдам, сабыр, каты холыклы дигән мәгънәне белдерә. Ныклабрак уйлап карасаң, бу сыйфатлар гел сезнең холык хакында әйтелгән сыман. Чөнки сезнең гаилә, җәмгыятьтәге урыныгыз, дәрәҗәгез, янәшәгездәге кешеләр – барысы да сезнең төпле фикерле, ныклы кеше икәнегезне раслый. Ул гына да түгел тәрбияле, акыллы, чибәр ике кызның әтисе булуы сезнең сабыр һәм чыдам икәнегезне дә күрсәтә. Остәвенә, мин сезне ярдәмчел, олы җанлы, шаян күңелле, башкаларга үрнәк кеше буларак та беләм.

Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмегездә сезгә теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен чын күңелдән килә юллыйсы. Саулык сезгә, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, тормыш иптәшегезнең гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер хөрмәтен тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне телим. Эшегездә тагын да зур үрләргә менеп, Расих исеменең мәгънәсен бер дә югалтмыйча, киресенчә, тагын да баетып, тагын да камилләштереп балаларыгызга, оныкларыгызга үрнәк булып калуыгызны телим. Иң изге теләкләр теләп. Бәхет – ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк.

Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк. Дустым., синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе. Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, ике күз нурың, улларыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык – куаныч, хәсрәт, сабырлык,бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр – һәммәсе дә узган.

Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, «мин бәхетле»- дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган. Узган ул, үткән – аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да мин сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телим. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, балаларыңның иң кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

Иң изге теләкләр теләп,. Капламаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр Күз төбендә юктыр әле күләгәләр Син яшь әле картаймаган Әйтерсең лә унсигездән узган чагың һаман Күз тимәсен синең тормышыңа: Гаиләң, холкың, син эшләгән эшләр – Уйлаганда һәммәсен дә шуның хөрмәт белән тула сиңа күзләр. Саулык, муллык бәйрәмеңдә Телим ихлас күңелдән. Бәхетләре киллер көннәреңнең Яхшырагы булсын бүгеннән! Хатын-кыз сез – Бу дөньяның йөзек кашы, Бәһа җитмәс Иң кыйммәтле асылташы. Горур да сез Тау кыядай, буй җитмәслек Гүзәл дә сез Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

18 Яшькэ Котлау Сузлэре

Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган.! Тәбриклибез сезне туган көнегез белән.

Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.

Ир-ат, диеп кемдер атаган Ир-ат, диеп кемдер атаган бит Аттай булган өчен ир-атны, Җирен, суын, илен яклаган ул, Борынгылар сүзе бик хаклы. Ир-ат тире белән иген үскән, Магърүр йортлар — ирләр кулыннан, Үлән үсмәс җирдә шәһәр калкып, Машиналар чаба юлыннан. Ир-ат, диеп кемдер атаган бит, Ат язмышы булган ирләрдә, Ил терәге булып яуга киткән Җилләр җитә алмас җирләргә. Ир иңенә таяна хатын-кыз Ир-ат белән генә ул горур, Әти куенында үскән бала Мин әтиле!

— диеп төз торыр. Найля Аюпова. Ир-егетләр, сезне котлап Әйтәсе килә шуны: Ватанны саклаган кебек, Саклагыз хатын-кызны. Сез саклаган, сез яклаган Хатын-кыз ким-хур булмас.

Менә дигән уллар туар — Ватан сакчысыз калмас. Люция Аблеева.

Ир көчендә-ил көче Нигез ташын сала ирләр, Ир көчендә — ил көче, Ир — ир инде, ни дисәң дә, Телләре түгел төче. Ир-егет йортның терәге Тала белмәс беләге, Татулыктан тау күчерер Ир! — дигәннең зирәге.

Бердәм дөнья корган ирнең Аты булыр иярле, Йортын тотар, тормыш отар, Сөяр ул тик сөярне. Яхшы ир үз илен мактый, Чәчә, җыя уңышын, Кыю эштә юлы уңай, Арбасын кора кышын. Найля Аюпова.

Әлегә ирләр бәйрәме Ирләр көне җитеп килә, Бүләк сайлый хатын-кыз, Сайламый алар кыйммәтен Бүләкләре бик очсыз. Тырышып кына сайлыйлар Елдагыча — оекбаш, Эчке кием, кырынгычлар, Уйлап өлгерсен тик баш. Ирләребез шат шуңа да Алар көтми зур бүләк, Әледән үк баш ваталар, Ничек бетәрбез түләп? Күпме кирәк күңел өчен, Көләч йөзе дә бүләк, Бәйрәм кайгысы юк анда Торасы да юк сөйләп. Ирләр бәйрәме эзеннән Көттермичә килә март, Мартның 8-е зур бәйрәм, Зур бүләк бирү — ул шарт! Әле дә сабыр ирләребез Шуңа күңелләр бик шат, Әлегә ирләр бәйрәме, Бәйрәм булуы да шарт! Найля Аюпова.

Ир балама бәхет телим Ир балама бәхет телим Ир баламны кызганам, Догаларым ир балама Күккә карап күз багам. Тирә якларым тынгысыз Үзгәрүчән җир йөзе, Ир балама гомер телим, Акылы булсын төзек. Акылына тагын өстәп Йөрәкнең бир сабырын, Гаилә учагы тергезсен, Өлгерлек табар малын. Тирә ягым шыксыз җилдән Дөнья кырыс, болгана, Я, ходаем, синнән сорыйм Читтәгегә бул Ана!

Ир баламның бәхетен бир, Гомерен бир, йә, Аллам! Аналарга сабырлык бир, Тик имин булсын балам! Найля Аюпова. Туган көнең балакаем бүген Тынычлыкта сиңа үсәргә! Тормышыңда иң беренче юбилеең Озак булды сиңа, аны көтәргә. Улым, беренчесе шулай озак, Калганнарын сизми калырсың. Тормыш юлын, бару авырырак Ә син торыш, алга барырсың.

Балакаем,бездән сиңа теләк, Олыларны хөрмәт итәргә. Яхшы дуслар булсын синдә күберәк, Тормышыңда бергә китәргә! Гульчачак Хасанова. Хуш киләсең Яңа ел! Толпар атым, салып канатыңа, Ак бәхетләр, шатлык алып кил! Тоякларың арымасын юлда, Атлап түгел, очып безгә кил!

Йолдызлардан илһам нурлары ал, Ай нурыннан ал син мәхәббәт! Түкми-чәчми сип син күңелемә. Шул хисләрдән миңа бик рәхәт! Хуш киләсен безгә, өр- Яңа ел! Килер юлың булсын ак кына! Яңа өмет, яңа хыял белән, Без чыгарбыз синең каршыңа! Гульфия Гизатова.

Яңа ел төне Шампан очкыннары, салют белән Шаулап үтә Яңа ел төне. Яңа елда яңа өмет булып Куна йөзгә карлар бөртеге. Кушымта: Без җырлыйбыз, без биибез бүген, Безгә бүген Яңа ел килә!

Котлау

Шау-гөргә күмә, Яңа ел килә, Һәркемгә дә елмаеп көлә. Үткән белән, киткән хисләр белән, Саубыллаша Яңа ел төне. Дуслар, туганнар белән бергәләп, Бу төн үтә шаян-көлкеле. Чыршы үзе дә бик шат шикелле, Йолдызлар җемелдәп бииләр.

Бу төнне һәркем ачып ишеген: -Әйдә, бәхетле ел, кил, — диләр. Венер Фәттах. Яңа Ел килә Бәлләүр бокал чыңнарына, Күмелә бүген Җир — шары. Һич көттерми,бик тиз генә, Килде Яңа Ел тагы!

Аттай эшләп арганнан соң, Кәҗә булып мекердәп, Үтәр тагын бер елыбыз, Сиздермичә кештердәп. Еллар шулай үтә торсын, Яңалары кабат килсен.

Елның һәрбер үткән көне, Тик бәхет — шатлык китерсен. Күңел ап-ак йомшак булсын, Теләкләр гел актан булсын! Табыныбыз мулдан булып, Шау — гөр килеп гөрләп торсын! Гульсум Набиуллина. Минем тормыш иптәшемнең Туган көне бит бүген. Иң беренче тиешле мин, Әйтергә котлау сүзен. Теләкләрем күп әйтергә: Бул син гел дә ягымлы, Елмай гына күрсәң әгәр Минем усал чагымны.

Мин болай бит, тик яратып Әйткән булам шелтәләп. Күзләр тимәсен дип кенә, Тиргәмим бер дә теләп. Телим сиңа сәламәтлек, Ак бәхетләр күп итеп, Шатлык-сөенечләр килсен, Уңышлар торсын көтеп! Озын гомер телим сиңа Көннәрнең кояшлысын! Төнәреңдә насыйп булсын, Күрү айның яктысын!

Ә без: мин дә, балалар да, Яратабыз үзеңне. Туган көнең котлы булсын!

Дип тәмамлыйм сүземне. Гульфия Гизатова. Туган көн Тагын да бер туган көнем Куып җитте артымнан Һич кенә дә тормый көтеп Чаба бит атлар сыман Куып тота, узып китә Миннән дә җитезерәк Көтмәсәм дә килеп җитә Шундый шук, шундый зирәк! Булса икән камытларга Шушы толпар атларны Булыр иде онытырга Җитәчәк картлыкларны Тик кайгырмыйм үтә диеп Кире кайтмас көннәрем Күңел ачам җырлап — биеп Бүген минем бәйрәмем!

55 Яшькэ Котлау Сузлэре

Студент көне белән Өч дистә ел үтеп киткән, Студент булган чакларга. Укып беткәч таралыштык, Төрле-төрле якларга. Кадерле дә, бик якын да, Истәлекләр күңелдә. Югалталмыйлар дуслык хисен, Дус булганнар шул көнлә. Ничек инде онытасың, Тәүге студент елларын.

Күпме генә таптамадык, Шәһәр-авыл юлларын. Пешкән ашны бүлә идек, Дүрткә түгел, унбишкә.

Җитә иде барыбызга, Кәеф булды гел “5”кә. Укуда да сынату юк, Дуслар бар бит ярдәмгә. Экзаменга бара идек, Барган кебек бәйрәмгә. Кызыл өмәләрдә булдык, Парадларда атладык, Бер вакыт та дусларны без, “Дошманнар”га сатмадык.

 Яшькэ Котлау Сузлэре

Кайтарасы иде тагын, Шушы студент елларны. Җыеласы иде дуслар. Якынайтып юлларны. Эх шул студент еллары! Гульфия Гизатова.

Юбилейга котлау Гомер юлың сокланырлык, Сокланабыз бүген дә, Гомер көзең җимеш барлый Аяз әле күгең дә. Гомер көзең уңыш җыя Дөнья синнән аклана, Тик син булган өчен генә Гаилә учагы саклана. Олы белән, кече белән Бар синең сөйләр сүзең, Бүген сиңа без сөйлибез Нур сибеп балкый күзең. Изге җаның изгелектә Рәхмәт укып киләбез, Өмет гөлләрең бөредә Чәчкә атыр,беләбез! Якыннарың хөрмәтеннән Имин булсын гомерең, Сәламәт бул, бул бәхетле Кояшлы булсын көнең. Тыйнаксың, төпле, назлысың Бирсен көч, гомер Ходай, Барыр юлыңа нур сузсын Көнен кояш, төнен ай. Шәфкать,рәхимлек-асылың, Бүләк-сөйкемле йөзең, Бәрәкәтле, күркәм түрең Бәхетле бул тик үзең!

Яклаучы син, саклаучы син Гаиләңнең учагын, Фәрештәләр саклый күрсен Суынмасын кочагың. Балалар, дип өзеләсең, Туганнар, дип янасың, Учагыңда тәмле ашың Җан җылыңны ягасың. Бирешмәдең, егылмадың, Сыгылмадың, язмыш, дип, Авырлыкта таянырга Без дусларың да бар бит! Найля Аюпова. Юбилеең белән! Яшьли кушылып инде өч дистә ел, Бер сукмактан атлыйбыз икән Димәк никах безгә күктә укылып, Хәер-фатиха да шуннан ук иңгән. Әти-әниләр үгет-нәсыйхәтен, Изге итеп күптән ятладык Йөзләренә китерми кызыллык, Нәсел шәҗәрәсен сакладык.

Тормыш сынауларын җиңеп үттек, Бер-береңә ныклы ышанып Чиратлашып кактык канатларны, Яшәмәдек һич тә уфтанып. Җитте менә олы юбилеең, Изге хисләр йөрәк түремдә Кочак тулы теләкләр бәйләме, Сине котлар туган көнеңдә. Гомер юлында ышанычлы юлдаш, Таяныч икәнне аңладың Язмыш җилләренә киртә булып, Гаилә учагын сүндерми сакладың. Юбилеең белән кадерлебез, Җылы котлауларны кабул ит Оныкларның балаларын сөяр, Вакыт арасын исән-имин үт. Тормыш гөленә парлап сулар сиптек, Чәчәк аткач йөредек куанып Яшәү язсын бала-оныкларның, Шатлыкларын күреп, юанып.

Дамир Ахметзянов. Юбилейга котлау Гомер юлың сокланырлык, Сокланабыз бүген дә, Гомер көзең җимеш барлый Аяз әле күгең дә. Гомер көзең уңыш җыя Дөнья синнән аклана, Тик син булган өчен генә Гаилә учагы саклана. Олы белән,кече белән Бар синең сөйләр сүзең, Бүген сиңа без сөйлибез Нур сибеп балкый күзең. Изге җаның изгелектә Рәхмәт укып киләбез, Өмет гөлләрең бөредә Чәчкә атыр, беләбез!

Якыннарың хөрмәтеннән Имин булсын гомерең, Сәламәт бул, бул бәхетле Кояшлы булсын көнең. Тыйнаксың, төпле, назлысың Бирсен көч, гомер Ходай, Барыр юлыңа нур сузсын Көнен кояш, төнен ай. Программа прошивальщик samsung c 2100. Шәфкать, рәхимлек-асылың, Бүләк — сөйкемле йөзең, Бәрәкәтле, күркәм түрең Бәхетле бул тик үзең! Яклаучы син, саклаучы син Гаиләңнең учагын, Фәрештәләр саклый күрсен Суынмасын кочагың. Балалар, дип өзеләсең, Туганнар, дип янасың, Учагыңда тәмле ашың, Җан җылыңны ягасың.

Бирешмәдең,егылмадың, Сыгылмадың,язмыш, дип, Авырлыкта таянырга Без дусларың да бар бит! Найля Аюпова. Туй җыры Шатлык ургый тир-якка, Бүген бездә туй бара. Яшь вакытлар искә төшеп, Йөрәк җилкенеп кала. Гөрләсен туй, шауласын туй, Дөньяга җыр-моң тулсын. Матур парның иңнәренә Мәхәббәт кошы кунсын. Куллар — кулда, күзләр — күздә, Йөрәкләр типсен бергә.

Котлау

50 Яшь Котлау Сузлэре

Парлы гомер, сөю-назлар Телибез бүген сезгә. Бәхетегез уртак булсын, Борчулар урап үтсен. Мәхәббәтнең кайнарлыгы Гомер буена җитсен. Римма Гайнанова.

Туйда теләкләр Шатлыклы да бу көн һәм моңсу да, Туган йорттан китә кыз бала. Якты өмет, зур хыяллар белән Тормыш дигән илгә юл ала. Үз язмышын тапшыра сөйгәненә, Ышанычы берүк аклансын. Изге хисне, сөю кайнарлыгын Һәр икесе тигез сакласын. Юлдаш булсын сезгә сөю-назлар. Бәхет белән тулы иртәләр. Акыл һәм сабырлык иптәш булсын, Очрый калса әгәр киртәләр.

Һәрбер эштә бергә киңәшегез, Чит сүзләргә колак салмагыз. Туган нигез сезгә кыйбла булса, Әти-әни — табынган аллагыз. Барыр юлларыгыз якты булсын, Гел кояшлы килер көнегез. Мәхәббәтне тугры юлдаш итеп. Бәхет үрләренә менегез.

Римма Гайнанова. Котлагыз әле, котлагыз Туй көне безнең бүген, Күңелем бераз тулышкан, Болытлап тора көнем. Сагышым юк, күңел тулган Ерак яшьлекне уйлап, Йөреп кайтыйк әле, җаным, Яшьлек сукмагы буйлап. Яшьлек җырын парлап җырлыйк Сүзләре исеңдәме? Әллә синең күңелең дә Яшьлегең хисендәме? Гомер үтә, үкенеч юк, Сынаулары булса да, Яшермә әле күзләреңне Күңелләрең тулса да.

Найля Аюпова. Туй көне Яңгыратып киң урамны Туй машинасы килә, Яшьләр туе, пар матурлар Яңаа тормышка җилә. Аклык төсе, сафлык төсе Яшь парларны бизәгән Бар гүзәллек алар яклы Әкияткә әйләнгән. Мәхәббәт ялкыннарында Җилә бу ике гашыйк, Күзләрендә өмет балкый, Күңелләр тора ташып. Туганнары, якыннары Парларны котлап бүген, Яудыралар теләкләрнең Корычныкы кебеген. Бүгенге көн онытылмас, Озатыр зур тормышка, Бәхет татып яшәсеннәр Күмелеп гөлле алкышка.

Алия Султан. Никах туена теләк Сезгә минем бүләгем Изге якты теләгем, Җырга салган сүзләрем, Назга тулган йөрәгем. Бүген зур бәйрәмегез, Сезнең никах туегыз Якты булсын юлыгыз, Ачык булсын күгегез.

Яшәгез сез яратып, Иман нурын таратып Парлы булып гел бергә Ходай биргән гөмердә. Лилия Гиматдинова.